Сәламәтлек
29 гыйнвар 2025, 06:29

Геморройдан котылып буламы?

Була! Халык медицинасын кулланабыз.

Геморройдан котылып буламы?Геморройдан котылып буламы?
Геморройдан котылып буламы?

Була! Халык медицинасын кулланабыз.

 

Киңәшләр:

Бик яфалы авыру ул геморрой.  Бер эләктереп алса, яшәү шатлылкары онытыла.  Аның белән таныш кеше ни икәнен яхшы белә, булдыра алганча, тизрә котылырга тырыша. Нинди ыуллар кулланып була. Әйдәгез, шул хакта.

 Прополистан шәм ясап куярга була. Чи бәрәңгедән шәм ясап куярга була. Ул сәгать саен алыштырыла. Бәрәңгене уып шуңа утырырга. 10 бәрәңге кирәк, утырган саен бер бәрәңге уарга.


Бу афәтле авырудан котылу өчен кәбестә кирәк. Аның бер яфрагын алып, шуңа бал сөртеп куярга, суыртып бетерә.


Геморрой интектергәндә, көненә 3 тапкыр чирек стакан яңа сыгылган кызыл миләш суты эчегез. Булыша. Артыннан салкын су эчәргә.


Дөрес тукланыгыз. Күбрәк су эчегез, эчне йомшартучы ризыклар ашагыз (кара җимеш, кызыл чөгендер, киви, слива, кефир, виноград, кыяр һ.б.)
Ешрак җәяү йөрегез, йөзү, спорт белән шөгыльләнегез.


Шәхси гигиена кагыйдәләрен саклагыз.

Олы йомышны көн саен билгеле бер вакытта үтәргә тырышыгыз.
Мондый дәва ысулы да бар. Кулланып карагыз.

100 г - даруханәдә сатыла торган имән кайрысы,
1 кап - дәфнә (лавр) яфрагы,
1 уч – сары мәтрүшкә,
1 уч бөтнек алабыз. Барысын бергә 10 л суда кайнатырга, аннары томалап куярга.
Икенче көнне сөзеп шуңа утырырга. Суның температурасы тән температурасыннан артмаска тиеш. Озаграк утыру әйбәт. Процедура ун көн эшләнелә.  Сыналган. Файдасы тия.

 

Фото: moda-beauty.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас