Сөлек салу... аның хакында без ни беләбез?
Сөлек белән дәвалау турында барыбызның да ишеткәне бар, ә менә аның нидән гыйбарәт булуы, нинди чирләрне дәвалауга ярдәм итүе, кемгә сөлек салдыру ярый, ә кемгә ярамавы турында берни дә белмибез кебек.
Бүген без 47 елдан артык эш тәҗрибәсенә ия булган билгеле табиб, Республика тире-венерология диспансерының җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау эшен оештыру буенча югары категорияле табибы, югары категорияле табиб-невролог, дерматовенерология буенча дипломлы белгеч, медицина профилактикасы кабинеты табиб-методисты Марат Мансур улы Хәйдаров белән әңгәмәне дәвам итәбез.
Марат Мансур улы медицина буенча 7 китап авторы, шуларның дүртесе Бөтендөнья китап каталогына кертелгән. Ул шулай ук З. Биишева исемендәге”Китап” нәшриятында басылган “ “Сөлек һәм аның үзенчәлекләре” китабының(2016) һәм 7 томлы Башкортстан энциклопедиясенең “Гирудотерапия” бүлеге авторы.
-Марат Мансур улы, сөлекнең тәнгә ябышуын ничек белергә?
-Сөлекнең алгы өлеше дулкынланып хәрәкәтләнгәненнән беленә. Ябышкач, аның арткы суыргычын тәннән тартып алып, астына стерильләнгән мамык, я булмаса марля куялар. Арткы суыргыч тирегә ябышкан булса, сөлекнең кан суыру активлыгы кими. Калган сөлекләрне дә шулай куялар.
Салыр алдыннан банкадагы сөлекләрне пинцет белән чыгарырга була, әмма аларны кул белән алу яхшырак – бу сыйфатлыракларын сайлап алырга мөмкинлек бирә.Шулай эшләү өчен, кул сыярдай киң авызлы банка кирәк. Сөлек астына махсус савыт куелса, бу хайван, кан суырып беткәч, шунда төшә, кан акса да, шунда гына ага. Гәдәттә, сөлек, кан эчеп туйгач, үзе кубып төшә.Аның кан суыруы уртача 20–60 минут дәвам итә, моның 1,5 сәгать тирәсе булуы да сәер түгел, чөнки кайсыбер очракларда сөлек өч сәгать дәвамында да кан суыра ала. 0,5–1 сәгать эчендә сөлек 10–15 мл кан суырып өлгерә. Аның гәүдәсе берничә тапкырга зурая.
Сөлек кан суырудан иртәрәк туктаса, аңа суда чылатылган мамык белән кагылып алалар, бу очракта ул кан эчүен дәвам итә. Нык иртә кубып төшкән сөлек я чирле, я алдан тук булган була. Әгәр дә кан суырудан туктагач тиредән ычкынмый торса, аңа кагылырга кирәк. Сөлекне тәннән физик көч кулланып куптармыйлар, ул үзе ычкынып төшергә тиеш, чөнки көчләп тиредән алу күп кан агуга сәбәп була.
Сөлек бер генә тапкыр кулланыла, шуңа күрә дәвалау сеансыннан соң аны махсус эремәгә салалар, ул шунда һәлак була. Гамәлдә, кубып төшкән сөлекләрне хлорамин, формалин яки нашатыр спирты эремәсенә салып юк итәләр. Хлорамин эремәсендә тотып юк итү рәсми медицинаның стандартлаштырылган таләпләренә туры килә. Юкса, кайсыбер чыганакларда сөлекне тозлы суга салып, аларны канализацияга ташларга була, дип язылган. Кан аша таралган йогышлы чирләр күп булганлыктан, стандарт таләпләрне белеп эш итәргә кирәк.
Сөлекне тозлы суга салсаң, ул эчкән канны кире чыгара, ләкин бу ысул белән сөлекне кабат куллану тыела, чөнки ул чирле булырга мөмкин. Элек халык медицинасында шулай бер үк сөлекне берничә атна дәвамында кат-кат кулланучылар булган. Кызыксынучы кешеләргә моны белергә кирәк, әмма шуны онытмагыҙ, бер үк сөлекне икенче тапкыр куллану медицинада катгый рәвештә тыела – бер кулланылган сөлекне кабат кулланырга ярамый! Сөлек, бер тапкыр кулланылган шприц кебек үк, процедурадан соң юк ителә.
Үз-үзеңә өй шартларында сөлек салганда таза суда аерым банкада сакланган сөлекне, бәлки, шул ук кешедә кабат кулланып буладыр. Бу очракта аның мәшәкате күп. Беренчедән, аны ачыкканчы берничә ай махсус шартларда асрарга кирәк, икенчедән, ул үсеп өлгерә, канны күбрәк суыра, ә ул кирәкме икән?Теше үскәнгә, җәрәхәтне дә зуррак ясый. Мондый очракта да табиб киңәше кирәк булып чыга.
-Сөлекне шулай бер ысул белән генә салалармы?
-Моны ике ысул белән башкаралар. Сөлек тәнгә ябышкач, аны үзе кубып төшкәнче тоту ысулы бар, бу – кан алдырып дәвалау була. Сөлекләрне кан суырттырмыйча гына да куеп була. Мондый очракта сөлек кадалып ябышканнан соң, аны тиз арада төшерәләр. Тәнгә ябышкан сөлекне төшерү өчен, аның алгы суыргычын тозлы су белән чылаталар, я башы тәңгәленә спиртлы томпон белән кагылалар, йод эремәсендә чылатылган мамык белән кагылу да җитә. Сөлек астындагы тирене тозлы су белән чылатырга да мөмкин, бу очракта сөлек үзе куба, тоз порошогы да сибәләр. Сөлек, тозлы мохит кичермәгәнлектән, тиз кубып төшә.
-Ә кан суыртмагач, сөлек салдыруның ни файдасы була инде?
-Кан суырттыртмыйча гына сөлек кую кеше организмына гирудин дип аталган матдә кертү өчен башкарыла. Әле әйтелгән ысул кешенең кан күләмен саклый. Тиз арада төшерелгән сөлекне, бәлки, шул уҡ чирлегә яңадан да салып буладыр, әмма, әйтеүебезчә, бүгенге медицина бер кулланылган сөлекне кабат салырга кушмый.
Сөлекләрне вертикаль тезеп куярга туры килсә, аларны астан куеп киләләр, бу өстәге сөлек астагы ноктаны каплап тормасын өчен шулай эшләнә. Процедура вакытында чирле кеше ятып яисә утырып торырга мөмкин. Поза, әлбәттә, сөлек салу урыны белән бәйле була.
Сөлек тешләгән урыннан бер тәүлеккә якын кан саркып тора,ә яра эзе озак беленеп торачак. Сөлек төшкән урыннан кан агып торса, бу яраны стериль салфетка яисә гигиеник мамык белән каплау дөрес,җәрәхәт йод яисә башка дезинфекцияләү матдәләре белән эшкәртелмәсә дә зарар юк, чөнки сөлек салу үзе үк бактерицид үзенчәлеккә ия, өстәвенә, сөлек кую авыртуны да баса. Гирудинның мондый үзенчәлеге аркасында, сөлек салынган урынга аз гына инфекция эләксә дә, җәрәхәт эренләми, шуның өчен сөлек кубып төшкән урынга стерильле салфетка кую мәҗбүри дип каралмый.
Сөлек ярасы кычытса, тирене нашатыр спирты һәм вазелин мае белән ышкыйлар: бу очраҡта чирлегә кычытуга каршы дарулар да бирергә мөмкин.
Сөлек ярдәмендә даваланырга җыенуыгыз хакында сезнең табиб белергә һәм моңа ризалык бирергә тиеш. Сөлекне еш кына авырган әгъза турысына салалар, мондый урыннарны, әлбәттә, табиб күрсәтеп бирә. Сөлекне, кирәк икән, энәтерапия нокталарына ла салалар. Бер процедурада 2–12 сөлек кулланылуы мөмкин: тромбофлебит булганда бер аякка 10–20 сөлек салынуы ла ихтимал. Сөлекнең кирәк булган санын табиб билгели.
Сөлек ярасына стерильләнмәгән таза мамык, сөлге дә куйгалыйлар. Сөлек ярасыннан кан күп акмасын өчен бәйләвечне тәүлек әйләнәсенә калдырырга тәкъдим ителә. Сөлекләрне төшереп беткәч, бу урынны кысып бәйләп куялар.Гирудотерапия процедурасы алдыннан дару эчүне мөмкин булган тиклем туктатып торырга кирәк, чирлегә күп итеп су эчерәләр, ләкин көчләп артыгын эчерүнең кирәге юк.
Даруханәдән махсус савытта китерелгән сөлекне шунда ук куллану уңай нәтиҗә бирмәве мөмкин; сөлекләр 1–2–3 ай аквариумда(йә банкада) йөзеп йөргәч кенә ачыгалар. Мондый сөлекләрне салуы да уңайлырак. Ач сөлекләрне тук сөлекләр белән бергә тотарга ярамый. Шулай ук төрле яшьтәге сөлекләрне дә бергә тотарга кушмыйлар, юкса алар бер-берсенә үлемечле зарар китереүе мөмкин.
Лазеротерапия, магнитотерапия, җылытмыйча гына башкарылган ВЧ-терапия биргәндә сөлек салырга ярый, әммә кеше организмы туҡымаларын җылытканда, ультрафиолет нурлары белән дәвалаганда, күкертсу(H2S) ванналары, массаж, су асты душ-массаж алганда, ләм белән дәвалаганда сөлек салу тыела. Сөлек салуны мануаль терапия, дәвалау физкультурасы, энәтерапия белән бер үк вакытта алып барырга була.
-“Өмет” гәзите укучыларына нинди теләкләрегез бар, Марат Мансур улы?
-Сөлек салып дәваланудан курыкмагыз. Бу ысулдан файдаланыгыз һәм сезне дәвалаучы медицина белгече белән бергәләп сөлек салырга өйрәнегез.Тәҗрибә туплагач, файдасын, өстенлеген сизеп белерсез һәм үзегезгә файда алырга өйрәнерсез.Йортыгызның салкынча, тыныч һәм караңгы бер урынында, сезнең белән бергәләп һәм һичбер ризыкландыруны таләп итмичә, исеме Кызыл китапка теркәлгән файдалы җәнлек яшәячәк һәм саулык бүләк итәчәк.
Гөлара Арсланова.