Сәламәтлек
24 Января 2025, 11:06

Трамп шулай хәл иткән!

   АКШ Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан (ВОЗ) чыга. Дональд Трамп президентлык вазифасына керүенең тәүге көнендә үк шундый указга кул куйган.

Трамп шулай хәл иткән!Трамп шулай хәл иткән!
Трамп шулай хәл иткән!

АКШ Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан (ВОЗ) чыга. Дональд Трамп президентлык вазифасына керүенең тәүге көнендә үк шундый указга кул куйган.

   Илнең ВОЗдан чыгарга тиешлеге хакында ул инде 2020 елда ук белдергән иде – ул чакта экспертлар ВОЗдан чыгу илнең хәвефсезлеге, дипломатиясе өчен куркыныч тудырачак дип куркытты. Аннан президент булып Байден килде һәм ВОЗдан чыгу карарын юкка чыгарды.

   Трамп икенче срокка кайту белән үк кабаттан бу мәсьәләгә кабаттан әйләнеп кайтты һәм “ВОЗ АКШтан артык зур түләүләр таләп итүне дәвам итә” дигән сәбәп белән менә тагын чыгу турындагы карарга кул куйды.

   Трамп фикеренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы КОВИД-19 пандемиясе белән дөрес идарә итмәгән һәм ул ВОЗ әгъзалары илләре нең тискәре тәэсиренә каршы тора алмый.

Фото: Reuters

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас