Сәламәтлек
24 гыйнвар 2025, 10:51

Ит тә ашамагач инде...

Бүген табиблардан еш кына “ит ашауның файдасы аз, чөнки ул бик авыр эшкәртелә, организмда күп энергияне сарыф итә, дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Ит тә ашамагач инде...Ит тә ашамагач инде...
Ит тә ашамагач инде...

Бүген табиблардан еш кына “ит ашауның файдасы аз, чөнки ул бик авыр эшкәртелә, организмда күп энергияне сарыф итә, дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

   Шулай да иттән баш тартырга ашыгырга кирәкмәс, дуслар. Чөнки Осака университеты галимнәре, тикшеренүләр үткәргәннән соң, мондый фикергә килгән: кеше организмы өчен ит  бүген дә иң кирәкле, иң мөһим ризыкларның берсе булып кала.

   Моңа кадәр төрле чирләргә каршы торырга сәләт бирә торган антиоксидантларга яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр генә бай була дип исәпләнә килде. Ә итне ул исәпкә кертмәделәр. Бүген килеп галимнәр иң мөһим витаминнарның берсе – Е витамины (альфа-токоферол) һ.б. күптөрле антиоксидантларның сыер, тавык һәм дуңгыз итендә барлыгын һәм аларның бик яхшы үзләштерелүен дәлилләде. Алар барсы да кеше организмыннан авыр металл ионнарын чыгаруга, димәк, сәламәт булырга булыша.

Фото: parents.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас