Сәламәтлек
24 гыйнвар 2025, 11:42

Гениталь герпес (чабырту)

Ул нәрсәсе белән куркыныч?

Гениталь герпес (чабырту)Гениталь герпес (чабырту)
Гениталь герпес (чабырту)

Ул нәрсәсе белән куркыныч?

   Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары бу чирнең бар дөньяда арта баруы хакында искәртә.

   Белгечләр әйтүенчә, 2020 елда 15-49 яшьтәге 846,1 миллион кеше шул чирдән интеккән, ягъни шул төркемдәге һәр бишенче кеше. Бу бик тә зур күрсәткеч, ди алар. Ел саен гениталь герпесны 42 миллион кеше йоктыра.

   Җенси юл белән кешедән-кешегә тапшырылучы бу хәвефле авыруны галимнәр тәүге тапкыр 2020 елда 15-49 яшьләрдәге 25,6 миллион кешедә ачыклаган. Дөньяда  бу чирнең таралуы бүгенге көндә 519,5 миллионга, яъни 13,3 процентка барып баскан. Әйткәндәй, хатын-кызлар арасында бу күрсәткеч сизелерлек югары икән.

   Фото: invitro.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас