Сәламәтлек
22 гыйнвар 2025, 06:47

Шырт итте дә...

Укучыларыбыз яза.

Шырт итте дә...Шырт итте дә...
Шырт итте дә...

Укучыларыбыз яза

   Бакчада эшләгәндә, көтмәгәндә умыртка сөягемдә әллә нәрсә авырттырып шыртлады. Хәзер бөтен аркам янып тора. Бу нәрсә булды икән һәм нәрсә белән дәваланырга?

                                                     Нурия Исламова, Бүздәк.

   Табиб киңәше:

   Шыртлаган тавыш ишетелү еш кына умыртканың буын чыгынтылары урыныннан күчүен күрсәтә. Шул сәбәпле, нерв очлары тартыла, кысыла һәм шешеп чыга.

   Авыртуны бетерү өчен даруханәләрдә сатылган ялкынсынуга каршы чаралар – “Диклофенак”, “Вольтарен”, “Мильгамма” препаратларын инструкцияләрендә күрсәтелгәнчә эчеп карагыз. Ялкынсыну бетсә, умыртка баганасы үзеннән-үзе табиги халәтенә кайтырга мөмкин.

   Шулай ук авыш яссы тактада баш белән аска табан ятуның яки дүртаякланып йөрүнең дә файдасы бар икән.  Иң мөһиме, авыр әйберләр күтәрмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз – аркагызны саклагыз!

Фото: doktorpozvonkov.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас