Бу заманда үт куыгында таш белән яшәүче кешеләр бихисап...
Алардан котылу шактый катлаулы, кайчакта операция эшләтү – бердәнбер юл санала. Ләкин халык медицинасында шактый нәтиҗәле ысуллар бар икәнен онытмыйк әле. Бүген сезнең игътибарга шуларның берсен тәкъдим итәбез.
Әгәр үт куыгында таш булса, берничә чөгендерне юып, кабыгын әрчеп, вак итеп турагыз да, бераз су кушып, куерганчы кайнатыгыз. Ул ширбәт кебек куерырга тиеш.
Аннан сөзегез, кара төстәге шешәгә салыгыз һәм өстен каплап, суыткычта саклагыз. Төнәтмәне ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр ¼ стакан күләмендә кабул итегез. Бу даруны эшләгән көннән үк эчә башларга да ярый.
Менә шулай итеп дәваланганда, үт куыгындагы ташларыгыз әкренләп, авыртуларсыз гына эреп чыгарлар.
21 көн буена бу составны эчегез, аннан 1 атна ял итегез. Шулай 3 ай рәттән дәваланырга киңәш ителә.
Фото: Башинформ.