Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 гыйнвар , 12:52

Озак утыру иртә үлемгә китерәме?

Ә ничек сакланырга соң?

Озак утыру иртә үлемгә китерәме?
Озак утыру иртә үлемгә китерәме?

Озак утыру иртә үлемгә китерәме?

   10-11 сәгать утырып яки ятып үткәрелгән вакытның кеше организмына начар тәэсир итүе хакында искәртә Уфаның 5 санлы дәваханәсе табиблары. Алар әйтүенчә, хәтта спорт белән даими шөгыльләнү дә озак утыруның зыянын каплап бетерә алмый.

   Күпсанлы тикшерүләр үткәргәннән соң, белгечләр озак утыруның йөрәк-кан тамырлары чирләре башлануга һәм иртә үлемгә китерергә мөмкин булуын раслаган.

   Озак утыру офиста һәм өйдән торып эшләүчеләргә хас. Аларның көннәре, гадәттә, компьютер артында утә. Кичен спорт белән җитди шөгыльләнү дә аларны бу хәвефтән саклый алмаска мөмкин икән.

   Ә ничек сакланырга соң? Белгечләр, зыянны киметү өчен, һәр 30-40 минут саен таймер куярга киңәш итә. Бу вакытта аякка басарга, бераз йөреп килергә, җиңелчә күнекмәләр эшләргә кирәк. Ә спорт белән шөгыльләнүчеләргә киңәш шул: физик көчергәнешләрне көн дәвамына бүлергә тырышыгыз. Чөнки кичке бер сәгатьлек тренировкалар көн буена өстәл артында утыруның зыянын берничек тә каплый алмый.

Фото: yablyk.com

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: