Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елның ноябрендә «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ачылган Ахман фельдшер-акушерлык пунктын карады.
Элек учреждение авыл мәдәният йортының җайлаштырылган бинасында булган, ә хәзер аерым модульле бинада урнашкан. Аны халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин иткәннәр. ФАПта фельдшер кабинеты, күзәтү, процедура бүлмәләре, шулай ук персонал өчен һәм медикаментлар саклау бүлмәләре бар. Пациентларны медицина өлкәсендә инде 34 ел эшләгән фельдшер Клара Купцова кабул итә.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү – республика сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту эшенең мөһим өлеше. Бу учреждениеләрдә кем эшләячәге дә мөһим.
– Мин һәрвакыт әйтәм - бездә фельдшерларның тулы бер буыны китә, алар инде олы яшьтә. Шуңа күрә хәзер яңа белгечләр агымын тәэмин итү бик мөһим.