Өй шартларында бавырны ничек чистартабыз?
Кеше организмының төп органы 600 елга исәпләнгән. Ә без аның барлыгын ашау-эчү мул булган бәйрәмнәр җиткәч кенә искә төшерәбез.
Чынбарлыкта, аны даими чистартып торырга кирәк. Бу безгә артык гәүдә авырлыгыннан арынырга, ябыгырга, организмның күзәнәкләрен яңартырга ярдәм итәр! Шул уңайдан халык медицинасыннан бер киңәш.
72 сәгать һәм бер-ике чынаяк…
Чиста кан — чиста бавыр! Кеше организмының төп органы 600 елга исәпләнгән, ләкин кеше аны 60 ел гомерендә үтерә ала. Дөрес тукланмау һәм алкоголь бавырны, күзәнәк артыннан күзәнәкне юк итә.
Без бавырны ничек тиз чистартырга һәм организмны тәртипкә китерергә беләбез. Нибары бер-ике көн эчендә син үзеңне яңартылган итеп тоячаксың, ашкайнату белән проблемалар юкка чыгачак.
Шулай ук бу йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын яхшы профилактикалау чарасы да!
Моның өчен йөземнән кайнатма әзерләргә кирәк булачак. Ул организмда биохимик процессларны активлаштырыр һәм кан белән бавырны токсиннардан чистартыр.
Бу кипкән җимешне кем генә яратмый икән… Әмма аны да белеп сайларга кирәк.
Сатып алганда йөземнең төсенә игътибар итегез: коры җиләк-җимешне табигыйрак, карарак төстәгесен сайлап алыгыз. Чиста, дөрес формалы йөзем җимешләре артык каты да, артык йомшак та булмый, безгә нәкь шундые кирәк! Йөзем ялтырый икән, мөгаен, аны махсус эремәләр белән эшкәрткәннәрдер, шуны истә тотыгыз.
Йөзем кайнатмасы. Могҗизалы кайнатмаларны кичтән әзерләргә кирәк!
Кирәк була:
Су – 2 стакан
Йөзем – 150 г.
Әзерлибез:
Йөземне яхшылап юабыз.
Суны кайнатып чыгарабыз һәм аңа юылган йөзем салабыз. Йөземне 20 минут дәвамында пешерәбез. Кайнатманы төнгелеккә калдырабыз.
Иртән кайнатманы сөзәбез һәм аз гына җылытып алабыз. Дәва әзер!
Һәр иртәдә, ярты стакан йөзем кайнатмасын, ашарга ярты сәгать кала, ач карынга эчеп куегыз. Шуннан соң ярты сәгатьтән иртәнге ашны ашарга була!
Парланган йөземне солы боткасына салырга киңәш итәбез. Файдалы һәм тәмле иртәнге аш килеп чыгар.
Бавырны чистарту процедурасы тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, менюга бавырны чистарта торган продуктлар өстәргә кирәк. Болар: кызыл чөгендер, кишер, алма, кәбестә, топинамбур, расторопша, шпинат, кара җимеш. Бу вакытта сөт ризыкларын бераз чикләү файдалы. Йөзем кайнатмасын айга 4 көн генә булса да эчсәгез дә, нәтиҗәсе булыр!
Киңәш: теләсә нинди препаратлар яки дәвалау ысулларын куллану алдыннан белгеч белән киңәшләшегез.
Фото: Pinterest