Зәнҗәбил (имбирь) онын сары майда кыздырып, бергә-бер нисбәтендә изелгән сарымсак белән кушып болгатыгыз.
Әлеге май бил чәнчеп авырткан вакытта бик тә файда итә. Шулай ук билгә изелгән сарымсакны сылап, бәйләп куюның да файдасы бар. Әмма аны яндыра башлаганчы ук алырга кирәк булачак.
Бил авырткандагы түбәндәге күнегү дә бик файда итә, ди белгечләр:
Песи позасы
Аяк-кулларга таянып басарга, арканы мөмкин кадәр ныграк өскә табан бөгәргә. Менә шул халәттә 3-5 секундка туктап калырга. Күнегүне 10-15 тапкыр кабатларга.
Фото: bolivspine.by