Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 гыйнвар , 10:41

Ашыгыч ярдәм табиблары аны үлемнән йолып алган

"Скорая"га еш шалтыратасызмы, дуслар?

Айрат Рәхмәтуллинның социаль челтәрләреннән.
Фото:Айрат Рәхмәтуллинның социаль челтәрләреннән.

Салават шәһәрендә  ашыгыч ярдәм табиблары  кискен миокард инфаркты диагнозлы 56 яшьлек ир-атны үлемнән коткарган. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, өйдә чагында әлеге ир-ат күкрәк читлегендә көчле авырту тойгысы сизгән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Тиз арада килеп җиткән медиклар ир-атның агарынган булуын, йөрәк тибеше һәм сулышы ешаюын билгеләгән.  

“Пациентны караган вакытта аның кинәт тын алуы туктаган һәм йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге билгеләре барлыкка килгән, мондый халәт тиз арада операция ясауны таләп иткән. Ашыгыч ярдәм медиклары бригадасы 20 минут эчендә реанимация чаралары – үпкәләргә ясалма вентиляция һәм йөрәккә массаж – үткәргән. Шуннан соң авыруны шәһәр дәваханәсенә илткәннәр”,  – дип сөйли министр.

Дәваханәдә кардиолог һәм реаниматолог караганнан соң пациентны реанимациягә салганнар. Тиз арада аның коронар артериясенә стент куйганнар, бу кан йөрешен тергезергә ярдәм иткән.

Бүгенге көндә  ир-атны хастаханәдән чыгарганнар,  ул яшәү урыны буенча кардиологлар күзәтүе астында.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: