Сәламәтлек
10 гыйнвар 2025, 06:26

Аның белән чәй тәмле дә бит...

Лимон белән сыйланырга ярата да инде безнең халык. Ләкин андагы кислотаның теш эмален йомшартуын белә идегезме?

Аның белән чәй тәмле дә бит...Аның белән чәй тәмле дә бит...
Аның белән чәй тәмле дә бит...

Лимон белән сыйланырга ярата безнең халык. Ләкин андагы кислотаның теш эмален йомшартуын белә идегезме?

    Өлгереп җитмәгән алманы ашаганда, әчелектән чырайлар сытыла. Менә шуңа күрә лимонлы чәй яки лимонад эчкәч, шулай ук алма ашагач, авыз эчен җылы су белән чайкатып куярга киңәш итә табиблар. Алма ашаганнан соң бер-ике йотым су йотып куйсагыз, тагын да яхшырак булыр.

    Игътибар!

    Ашап туйганнан соң һәрвакытта да авыз эчен җылы су белән чайкатырга гадәтләнегез. Ә йокларга ятар алдыннан теш араларында калган ризыкны махсус җеп яки таякчык белән чистартып, паста белән ышкып, кат-кат чайкатсагыз – авыз эчегез иртәнгә кадәр исләнмәс, тешләрегез дә сәламәт булыр.

Фото: dentalab.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас