Сәламәтлек
6 гыйнвар 2025, 07:03

Ютәлдән ничек котылырга?

Күпләр бүген ОРВИ һәм грипп белән авырый. Вируслы чир эләктерүчеләрнең күбесе каты ютәл белән интегә...

Ютәлдән ничек котылырга?Ютәлдән ничек котылырга?
Ютәлдән ничек котылырга?

   Күпләр бүген ОРВИ һәм грипп белән авырый. Вируслы чир эләктерүчеләрнең күбесе каты ютәл белән интегә...

   табиблар әйтүенчә, ютәлләүгә күп нәрсәләр сәбәпче булырга мөмкин: вируслы яки микроплазма инфекциясенә юлыгу, бронхит һ.б. Еш кына ютәл озак дәвам итә, аны хәтта көчле препаратлар белән дә җиңү авыр.

   - “Коры” һәм “юеш” була. Дару сатып алганда күпләр моңа игътибар да итми,- ди белгечләр.- Шуңа да табибка күренеп, ул тәкъдим иткән даруны гына сатып алыгыз.

   Табиблар шулай ук күбрәк җылы сыеклык эчәргә киңәш итә, чөнки су какырык бүленеп чыгуга ярдәм итә. Ул исә сыеклыктан барлыкка килә. Шуңа да, әгәр кеше суны аз эчсә, какырык бүленеп чыгу авырлаша һәм ютәл озаграк вакыт дәвам итә.

   Игътибар! Бүлмәдәге һаваны да дымландырып торыгыз. Бу тын юлларының лайлалы тышчалары кипмәсен өчен кирәк.

Фото: rg.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас