РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа елның беренче атнасын — Алкоголь куллануны профилактикалау атнасы, дип игълан итте. Бу чорда алкогольнең зыяны һәм аны куллануның нәтиҗәләре турында тагын бер кат искә төшерергә кирәк. Бу хакта тулырак Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече психиатр-наркологы Татьяна Старостина сөйләде.
— Татьяна Николаевна, алкоголь кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зарарлы?
— Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк. Ул организмга зыян китерә, билгеле булганча, 200дән артык авыру аны чиктән тыш куллану белән бәйле, ә алкогольнең төрле авырулар барлыкка килүгә керткән өлеше 5тән — 75 процентка кадәр. Кыска вакытлы перспективада кешенең үзәк нерв системасы зыян күрә, интоксикация (махмыр) фонында акыл һәм физик эш сәләте кими. Вакыт узу белән бавырның кире кайтарылмас зарарланулары (цирроз, майлы гепатоз), гастрит, йөрәкнең ишемик авыруы, иммунитет кимү һәм хәтта онкологик авырулар да үсә. Күпчелек алкоголикларның шәхси һәм үз-үзләрен тотышлары бозылу ачыклана. Аерым категория гражданнарга, мәсәлән, гипертоникаларга һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручыларга алкоголь катгый тыела.
— Яңа елны күпләр чиста биттән башлый. 2025 елда начар гадәтләрдән баш тартырга карар кылган кешеләргә нинди киңәш бирергә мөмкин?
— Онытмагыз, никотин — бик нык бәйлелек тудыра торган химик матдә, һәм сезнең организмга аннан бизәргә кирәк. Шуңа күрә сабыр булыгыз, сәламәт яшәү рәвешен башлау өчен сәбәп табыгыз, үз хоббиларыгызны искә төшерегез һәм алар белән шөгыльләнә башлагыз. Никотинсыз берничә атнадан соң психика белән никотин ачлыгы түгел, ә үз-үзеңне тоту үрнәкләре һәм психологик комплекслар җитәкчелек итә. Яман гадәткә әйләнеп кайту уе туганда, иң дөрес реакция: бер стакан чиста җылы су эчү һәм 3-4 минут сагыз чәйнәү. Гомумән, исегезгә төшерегез: тәмәке тартуны ташлауның никадәр кыен булганын һәм иртән тәмәке тартучының йөткерүеннән тыны бетмичә, тулы күкрәгегез белән сулау сезгә нинди рәхәтлек китерә.
— Ә электрон сигарет яратучыларны тәмәке тартуны ташларга ничек күндерергә моңа? Җитештерүчеләр аларны киресенчә, продукция азрак зарарлы һәм хәтта куркынычсыз — әгәр, гади тәмәке белән чагыштырсак, дип ышандыра...
— Күп кенә халыкара тикшеренүләр киресен исбатлады: электрон сигаретлар сәламәтлеккә зыян китерә, ә аларның химик ингредиентларының җитди өлеше, гомумән, җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән әле. Хәзерге вакытта билгеле булганча, үзендә канцерогеннар булган пар организм өчен бик куркыныч. Токсик матдәләр тәэсире астма, үпкә ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кискенләштерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр кешенең үзенә аңлы рәвештә сайлау ясарга кирәк: үз организмын агуларгамы, әллә сәламәт яшәү рәвешен сайларгамы...
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Юлай НИЗАЕВ әзерләде.