Сәламәтлек
29 декабрь 2024, 10:44

Башкортстанның медицина казанышлары

Башкортстанда сабыйлар үлеме кимеде, шулай ук рекордлы гомер озынлыгы теркәлде – 73,2 ел.

Башкортстанның медицина казанышларыБашкортстанның медицина казанышлары
Башкортстанның медицина казанышлары

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы – Корылтаена Юлламасында сәламәтлек саклау өлкәсендә агымдагы елның төп казанышларын җиткерде. 

"Бу Башкортстан Республикасында тарихи максимум. Бу төрле ысуллар белән хәл ителә торган системалы бурыч иде. Иң мөһиме — без хәзер камилләштерә торган инфраструктура, кадрлар, кадрлар мәсьәләсе белән шөгыльләнәбез. Хәзер безнең өчен өстенлекле, күрсәткечләре буенча без Русиядә иң яхшы булган тармакны цифрлаштыру. Бу юнәлешләргә нигезләнеп, без кешеләребез озаграк яшәсен өчен барысын да эшлибез. Һәм без әлеге көнне озын гомер турында гына түгел, ә сәламәт озын гомер турында сөйлибез, тормыш сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булсын өчен" – дип билгеләде БР Сәламәтлек саклау Министры Айрат Рәхмәтуллин.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Башкортстанның медицина казанышлары
Башкортстанның медицина казанышлары
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас