Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 декабрь 2024, 12:35

Чакмагышлыларның саулыгы сагында торучы лаеклы шәхес

Райондашларының чын-чыннан хөрмәтен һәм рәхмәтен яулаган, Чакмагыш район үзәк хастаханәсенең поликлиникасы шәфкать туташы Гүзәл Низаеваны җирлектә белмәүчеләр юктыр, мөгаен.

Чакмагышлыларның саулыгы сагында торучы лаеклы шәхес
Чакмагышлыларның саулыгы сагында торучы лаеклы шәхес

Поликлиниканың процедуралар кабинетында мактаулы хезмәт куйган Гүзәл Вәдүт кызының сәламәтлек саклау тармагында гомуми эш стажы -30 елдан артык. Ә инде бу изгелекле, халыкны дәвалау өлкәсендәге һөнәрне сайлавына һич кенә дә гаҗәпләнәсе юк. Аның әнисе, 4 дистә гомерен Чакмагыш халкының саулыгы сагында торган шәфкать туташы Айгөл Нәфыйкова бит. Бүгенгесе көнне исә Айгөл Әхмәтзәки кызы - Чакмагыш якларының мөхтәрәм хезмәт ветераны.

Шушы көннәрдә генә Гүзәл Вәдүт кызы фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатына лаек булды. Якташлары һәрвакыт билгеләвенчә, язмабыз герое һәрчак үзенең ягымлы сүзе вә йөзе белән барлык пациентларга карата миһербанлы зат. Чакмагышлыларның саулыгы сагында торган лаеклы шәхесне чын күңелдән матур уңышлары белән тәбрик итәбез. Алга таба да изгелекле эшендә яңадан-яңа казанышлар, корычтай сәламәтлек һәм иминлек телибез! 

 

 

Чакмагышлыларның саулыгы сагында торучы лаеклы шәхес
Чакмагышлыларның саулыгы сагында торучы лаеклы шәхес
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: