Мондый ризык бик тиз ачлык хисе уята, бу артык ашауга һәм авырлыкка, икенче типтагы диабетка китерә, дип сөйли БР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар табибы-диетологы Лилия Аникеева.
Диетолог җиләк – җимеш, яшелчә, чикләвек (норма-көненә 20-60 грамм) ашарга тәкъдим итте. Шулай ук гамбургер урынына тулы бөртекле ипидән пешкән яки кыздырылган балык яки ит кисәге белән бутерброд ашарга мөмкин. Яки тавык филесеннән котлет салып, кечерәк кыяр кисәге һәм салат яфрагы белән тулыландырырга мөмкин. Бәрәңге чипсларын төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән, мәсәлән, кишер яки алмадан ясалган чипсларга алыштыру яхшы.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".