Сәламәтлек
19 декабрь 2024, 15:30

Яңа ел каникулларында поликлиникалар ничек эшләячәк?

Графикны тәкъдим итәбез, саклап куегыз. 

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәре вакытында медицина оешмаларының эш графигын бастырды (2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр).

Амбулатория-поликлиника звеносы өчен 2024 елның 29 декабре — ял көне.

30, 31 декабрьдә — 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр чакырулар кабул ителә, шул исәптән кичектергесез чакырулар 16.00 сәгатькә кадәр.

2025 елның 1 гыйнвары — ял көне.

2, 3, 4 гыйнварда — 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр чакырулар кабул ителә, шул исәптән кичектергесез чакырулар 16.00 сәгатькә кадәр.

5 гыйнвар – ял көне.

 6 гыйнварда – 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр чакырулар кабул ителә, шул исәптән кичектергесез чакырулар 16.00 сәгатькә кадәр.

7 гыйнвар — ял көне;

8 гыйнварда – 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр чакырулар кабул ителә, шул исәптән кичектергесез чакырулар 16.00 сәгатькә кадәр.

Профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансеризацияне 2024 елның 30, 31 декабрендә һәм 2025 елның 2, 3, 4, 6, 8 гыйнварында үтәргә мөмкин.

Хатын-кызлар консультацияләре 2024 елның 30, 31 декабрендә һәм 2025 елның 2, 3, 4, 6, 8 гыйнварында эшләячәк. Шул ук көннәрдә йөкле хатын-кызлар УЗИ скринингы уза алачак.

Яңа туган балаларның  неонаталь скринингы 2024 елның 30 декабрендә, 2025 елның 2, 3, 4, 6, 8 гыйнвар көннәрендә үткәреләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас