Русия, Белорусия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Бразилия, Австрия, Мисыр, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Кытайдан катнашучылар пленар утырышларда, мастер-классларда, укыту семинарларында һәм медицина казанышлары күргәзмәсендә катнаштылар.
- Уфа ел саен зур фәнни, мәгариф һәм агарту форумнарын уздыру урынына әверелә. Алар иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм нәтиҗәле чишелешләр эзләү өчен абруйлы мәйданчыклар булып тора. Мондый зур чараның даими нигездә уздырылуы әлеге аралашу форматының кирәклеген раслый. Безнең республикага эксперт һәм остаз сыйфатында чыгыш ясаучы галимнәр килә, без әйдәп баручы фән эшлеклеләре, Русия һәм дөнья дәрәҗәсендәге экспертлар белән даими диалогта торабыз, фәнни компетенцияләрне үстерү өчен шартлар тудырабыз, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Урал Килсәнбаев.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.