Көз-кыш көннәрендә алардан бөтенләй котылу мөмкинме икән? Бүген поликлиникаларда табибка чират булса, даруханәләрдә дару препаратларын кырып-себереп ала халык. Шулай итми ни, чирләү бер дә рәхәт түгел бит.
Әлеге чирләр вакытында бигрәк тә ютәл төшү интектерә кешене. Көне-төне ютәлләү хәлне ала, йокы бирми. Даруларның да файдасын әллә ни күрми кешеләр хәзер. Ә бит халык медицинасында файда китерерлек рецептлар шактый. Бүген шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итмәкчебез:
Кирәгә: 2 аш кашыгы акмай, 2 йомырка сарысы, 1 балкалак он, 2 калкалагы бал кушып, яхшылап болгатырга.
Көнгә берничә тапкыр берәр балкалак авызга кабып тотарга, аннан йотарга. Шулай итеп дәваланганда, ютәл озакка бармас.
Фото: bashinform.ru