Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 ноябрь , 12:11

Озак утыру иртә үлемгә китерәме?

10-11 сәгать утырып яки ятып үткәрелгән вакытның кеше организмына начар тәэсир итүе хакында искәртә Уфаның 5 санлы шәһәр дәваханәсе табиблары. Алар әйтүенчә, хәтта спорт белән даими шөгыльләнү дә озак утыруның зыянын каплап бетерә алмый.

Озак утыру иртә үлемгә китерәме?
Озак утыру иртә үлемгә китерәме?

10-11 сәгать утырып яки ятып үткәрелгән вакытның кеше организмына начар тәэсир итүе хакында искәртә Уфаның 5 санлы шәһәр дәваханәсе табиблары. Алар әйтүенчә, хәтта спорт белән даими шөгыльләнү дә озак утыруның зыянын каплап бетерә алмый.

   Күпсанлы тикшерүләр үткәргәннән соң белгечләр озак утыруның йөрәк-кан тамырлары чирләре башлануга һәм иртә үлемгә китерергә мөмкин булуын раслаган. “Хәтта физик культура белән актив шөгыльләнү дә моннан коткара алмый”,- дип кисәтә алар.

   Озак утыру офиста һәм өйдән торып эшләүчеләргә хас. Аларның көннәре, гадәттә, компьютер артында утә. Ләкин кичен спорт белән җитди шөгыльләнү дә аларны бу хәвефтән саклый алмаска мөмкин икән. “Даими тренировкалар сәламәтлекне саклауда төр ярдәмче дисәк тә, хәтта алар да озайлы вакыт утырудан янәган  хәвефне бетерә алмый”,- ди табиблар.

   Ә ничек сакларга соң? Белгечләр, зыянны киметү өчен, һәр 30-40 минут саен таймер куярга киңәш итә. Бу вакытта аякка басарга, бераз йөреп килергә, җиңелчә күнекмәләр эшләргә кирәк. Ә спорт белән шөгыльләнүчеләргә киңәш шул: физик көчергәнешләрне көн дәвамына бүлергә тырышыгыз. Чөнки кичке бер сәгатьлек тренировкалар көн буена өстәл артында утыруның зыянын берничек тә каплый алмый.

   Аз йөрүдән килгән зыян үзен, гадәттә, ару, арка һәм муен авырту, аяклар шешенү, шулай ук үзеңне начар хис итү белән сиздерә.

Фото: takzdorovo-to.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: