Сәламәтлек
25 ноябрь 2024, 10:55

Чын витамин кирәк, даруханәнеке түгел!

Бүген бик ансатка күчтек: файдалы витаминнарны фәлән хакка даруханәдән сатып алабыз да, көненә берәр төймә кабып куябыз да, эш бетте, янәсе.

Чын витамин кирәк, даруханәнеке түгел!Чын витамин кирәк, даруханәнеке түгел!
Чын витамин кирәк, даруханәнеке түгел!

Бүген бик ансатка күчтек: файдалы витаминнарны фәлән хакка даруханәдән сатып алабыз да, көненә берәр төймә кабып куябыз да, эш бетте, янәсе.

  Ә бит кеше организмы өчен химик юл белән алынган түгел, ә табигый, җирдә үстерелгән һәм әзерләнгән витаминнар куллану мөһим. Балалар организмын файдалы витаминнар һәм микроэлементлар белән баету өчен бигрәк тә. Элек әниләр балаларына кишер, кабак суты сыгып, күрәгә-йөземнән компотлар кайнатып эчергән булсалар, бүгенгеләре ешрак кибеттән сатып алган кыйммәтле сутлар белән сыйлау белән чикләнә. Ә аларның файдасын-зыянын кем генә белсен?

   Хәзер күп табиблар чаң суга: бала сәламәт булып үссен өчен, тәү чиратта, ул дөрес итеп тукланырга тиеш! Аның рационында ит (майсыз сыер яки бозау ите) атнага ике тапкырдан да ким булмаска тиеш. Аннан кала, башка көннәрдә тавык ите һәм балык (тәү чиратта фосфор белән йодка бай булган диңгез балыгы) булуы мөһим. Елның нинди генә мизгеле булмасын, балага (әлбәттә, өлкән кешеләргә дә) җитәрлек күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимеш кирәгә. Аеруча яңа сыгылган кишер суты (көненә 0,5-1 стакан) һәм томалап пешерелгән кишер (ул А витамины чыганагы) файдалы. Игътибар! Бу витамин май белән генә эшкәртелә, шуңа күрә пешкән кишерне каймак яки үсемлек мае кушып ашатыгыз.

   Сөт, каты һәм эретелгән (плавленый) сырлар, эремчек бала организмын кальций һәм калий белән тәэмин итәчәк. Ә болар балага аеруча мөһим, чөнки алар сөякларны үстерүче элементлар. Баланы шулай ук арыш икмәген ашарга өйрәтегез.

   Кипкән җиләк-җимеш компотын балалар яратып эчә. Шуңа да күрәгә, йөзем, кипкән гөлҗимеш, алмадан кайнаткан эчемлек гел өстәлдә булсын. Алар калийга, тимергә, магнийга бай һәм, даруханәләрдәге ясалма витаминнарга караганда, бик-бик яхшы, тулысынча үзләштереләләр.

   Балаларыбыз да, үзебез дә, сәламәт булыйк, дуслар!

Фото:ИА «Башинформ»

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас