Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 ноябрь , 13:46

Йөзләтә арткан ди көче...

Билгеле антибиотикны суперинфекцияләргә каршы кулланырга уйлыйлар. Химиклар, моннан 70 ел чамасы ук ачылган бу препаратны тагын да көчәйткән.

newgrodno.by
newgrodno.by

Билгеле антибиотикны суперинфекцияләргә каршы кулланырга уйлыйлар. Химиклар, моннан 70 ел чамасы ук ачылган бу препаратны тагын да көчәйткән.

   Бацитрин – дөньяда иң киң таралган антибиотикларның берсе, аны, нигездә, кремнарда һәм мазьләрдә кулланалар. Әлеге матдә бактерияләргә каршы, билгеле антибиотиклардан аермалы буларак, башкача көрәшә. Бацитрин бактериянең тышкы катламына ябыша һәм һәм аларга үзләренең күзәнәк стенкасын төзергә ирек бирми. Аның молекуласының бактериаль күзәнәкнең мембранасына кагыла торган биш ноктасы бар. Аны бактерияне эләктереп ала торган куллар белән чагыштырырга булыр иде.

   Менә хәзер галимнәр бу “кулларны” озынрак һәм ябышкаграк итәргә уйлаганнар һәм максатларына ирешкәннәр дияргә була.

   Бүген бар дөнья галимнәрен, табиб-инфекционистларны супербактерияләрнең антибиотикларга бирешмәве мәсьәләсе тирән борчый. Шуңа да күпчелек фән әһелләре бацитринның бу проблемада ярдәмгә киләчәгенә өмет итә.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: