Бүген балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә телефонга бәйлелектән интегә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да бу уңайдан борчылу белдергән һәм дөнья илләрен смартфоннар куллануга да нәкъ тәмәке продукцияләренә булган чикләүләргә охшаш чикләүләр кертергә чакырган. Сәбәбе: Европа үсмерләре арасында уеннар һәм социаль челтәрләр аркасында психик проблемаларның артуы күзәтелә икән.
Оешма җитәкчеләренең берсе Наташа Аззопарди Мускат әйтүенчә, моның өчен смартфонга ия булу өчен яшь чикләвен кертү, телефоннарның хакын контрольдә тоту, шулай ук аерым урыннарда аларны куллануны (җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйган кебек) тыю кебек чараларны куллану яхшы булыр иде. “Смартфонны контрольсез куллану үсмерләрнең менталь сәламәтлегендә, аларның уңышларга ирешү юлында киртә булуы мөмкин”, ди ул.