Америка галимнәре Альцгеймер яисә Паркинсон авырулары куркынычын гәүдәнең йоклаган чактагы торышы буенча ничек итеп алдан белеп булуын ачыклаган. Тикшеренүләр төнлә билгеле бер позада ятуның баш мие сәламәтлегенә тәэсир итүен күрсәткән. Гәүдәнең билгеле бер рәвештә генә йоклавы нейродегенератив авырулары куркынычын тудыра ала икән. Үткәрелгән тәҗрибә шул хакта раслаган.
Тулысынча сәламәт һәм Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары ихтималлыгы булган ирекмәннәр арасында тәҗрибә үткәрелгән. Асылда, контроль төркемдәге катнашучыларга караганда, авыруы булган кешеләр еш һәм озак итеп кына аркада йоклаган. Ләкин аркада йоклау белән деменция арасындагы бәйләнешкә турыдан-туры күрсәтүче мәгълүматлар аз җыелган.
Шуңа карамастан, галимнәр аркада йоклау гадәтен бетерергә киңәш итә. Аркада йоклау организмга нейротоксиннарны чыгарырга комачаулый, дип раслый алар. "Баш мие калдыклары"ның туплануы кан агышына комачауларга һәм нейроннар активлыгын акрынайтырга мөмкин.
Моннан тыш, галимнәр кешенең йоклаганда апноэсы булуы, ягъни сулыш алудан туктап тору зыянын да тикшерәләр.
Фото: stock.adobe.com