Кызганычка каршы, кайсыбер чирләрне дәвалау өчен антибиотиклар кабул итәргә туры килә. Ләкин алар патоген микроорганизмнар белән бергә файдалыларын да юк итәргә сәләтле. Шул рәвешле эчәклек микрофлорасының нормаль составы бозылырга мөмкин.
Антибиотиклар курсы ашказаны-эчәк системасына тәэсир итә, дисбактериоз һәм ашкайнату белән бәйле проблемалар китереп чыгара, ди республиканың Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары. Һәм алар антибиотиклар кабул иткәннән соң организмны тергезү буенча киңәшләр тәкъдим итә.
Табиблар әйтүенчә, дәваланганнан соң пробиотиклар һәм пребиотиклар, яки иж булган ризык кабул итәргә кирәк. Мәсәлән, рационга йогырт, кефир яки тозланган кәбестә кертү файдалы.
Тернәкләнү чорында майлы, тозлы һәм ачы ризыклардан баш тарту мөһим. Ризык җиңел үзләштерергә тиеш.
Табиблар шулай ук суны күп эчәргә киңәш итә. Ул ашкайнату трактының нормаль эшчәнлеген сакларга ярдәм итә.
Физик активлык һәм саф һавада йөрү турында да онытмагыз, ди алар.