Гомум практика табибы Александр Мясников “Россия 1” телеканалында барган “О самом главном” тапшыруында йөрәк эшчәнлеген начарайта торган чирләрне атады.
Мясников йөрәк эшчәнлеген калкансыман биз авырулары кискенләштерә, ди. Табиб аңлатуынча, йөрәк-кан тамырлары сәламәтлегенә начар йогынты ясаучы югары холестерин дәрәҗәсе еш кына нәкъ калкансыман биз чирләре аркасында барлыкка килә.
Әгәр кешенең холестерин дәрәҗәсе югары икән, беренче чиратта аны калкансыман биз функциясен җайга салучы тиреотроп гормон (ТТГ) дәрәҗәсен тикшерер өчен анализга юнәлтәләр ди табиб. Кайчагында йөрәк белән булган проблемаларны хәл итәр өчен калкансыман биз эшчәнлеген җайга салу да җитә, дип ышандыра Мясников.
“Төп закон шундый: нинди дә булса йөрәк тибеше – җемелдәүче аритмия, гомумән теләсә нинди аритмия, теләсә нинди тахикардия – теркәлсә, иң элек нәрсәне тикшертәсең? Юк, йөрәкне түгел. Иң башта син калкансыман бизне тикшертәсең”, – дип ассызыклады ул.
Чыганак: lenta.ru