Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников “Россия 1” каналындагы “О самом главном” тапшыруында коллаген кабул итү тире картаюын акрынайта дигән мифны кире какты.
Мясников косметологларның тиренең яшьлеген саклау өчен коллаген кабул итү тәкъдимен модалы дип атады. “Коллагенның сеңү сәләте бик түбән. Бу нибары маркетинг хәйләсе генә”, – дип белдерде табиб.
“Сез бу өстәмәләрне эчә башлыйсыз, ди. Сез аны монда кабул иттегез, ул тегеннән чыкты. Сез ул коллаген шул арада таркалыр да, канда һәм кирәк җирдә эреп, файдасы тияр дип уйлыйсызмы? Беркатлылык бит бу”, – диде белгеч.
Медик коллагенны ризыктан кулланырга киңәш итә.
Чыганак: lenta.ru