Галимнәр 2024 ел ахыры-2025 ел башында яман шештән вакцинаның клиник сынауларына керешәчәк. Бу сроклар турында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, милли медицина тикшеренү үзәге генераль директоры Андрей Капринга сылтанып, ТАСС хәбәр итә.
“Клиника алды нәтиҗәләре алынды инде, димәк, беренче фазаны һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән этика комитеты хуплавы буенча төркем җыюга без инде 2025 ел башында яисә 2024 ел азагында башлый алачакбыз”, – дигән Каприн.
Клиник тикшеренүләр кысаларында яман шештән Русиядә беренче булып меланома һәм вак күзәнәкле үпкә яман шешле кешеләр яңа вакцина ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, Каприн июль башында мРНК-технология нигезендәге онковакцинаның перспективалы эшләнмә, дип белдергән иде. Аның асылы пациенттан яман шешле материалны алып, аның үзенчәлекләрен анализлап, “яман шеш паспорты”н булдырудан гыйбарәт. Әлеге паспорт ахырда авыру өчен махсус вакцина әзерләүдә кулланыла.
Чыганак: bashinform.ru