Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 ноябрь , 17:07

Вируслы авырулар белән яман шеш үзара бәйлеме?

Кечкенәдән алып әллә ничә төрле вируслы чирләр йоктырабыз без...

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников “О самом главном” тапшыруы эфирында  вируслы инфекцияләр һәм яман шеш арасындагы бәйләнешне ачыклаган.

Тапшыруда катнашучының онкология йогышлы авырулар нәтиҗәсендә барлыкка килә аламы дигән соравына табиб “әйе” дип җавап биргән.

“Әлбәттә, без беләбез, барлык онкология авыруларының 17 проценты – йогышлы, гадәттә, вируслы авырулар нәтиҗәсе”, – дигән ул.

Мисал итеп табиб аналык муентыгы яман шешен китерә, ул 100 процент очракта вируслы онкология авыруы булып тора. “Ул бары тик кеше папилломасы вирусы, аның аерым төрләре аркасында барлыкка килә”, – дип аңлатты табиб. Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, бавыр яман шешен С һәм В гепатиты котырта. “Баш һәм муен яман шеше дә инде: Эпштейн-Барр вирусы һәм башкалар аркасында барлыкка килергә мөмкин”, – дигән нәтиҗә ясаган ул.

Әйткәндәй, моңа кадәр Мясников үзен сиздерми торган яман шеш төре турында кисәтте. Табиб сүзләренчә, бу – үңәч яман шеше. Бу чиргә  хас булган билгеләр яман шешнең соңгы стадияләренә генә күренә башлый.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: