Башкортстанда диабетка каршы профилактик көрәш атналыгы башлана. Бу – ашказаны асты бизе җитәрлек күләмдә инсулин эшләп чыгармаган очракта яки организм эшләп чыгарыла торган инсулинны нәтиҗәле куллана алмаган очракта барлыкка килә торган хроник авыру.
11 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр республика поликлиникалары каршындагы сәламәтлек үзәкләрендә төбәк халкы өлкәннәр һәм балалар эндокринологы һәм терапевтында (ачыкланган хәвефле факторлары булган затлар өчен) профилактик тикшерү уза алачак.
Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе һәм 4нче балалар поликлиникасы табиблары шулай ук Бөре, Сибай, Туймазы, Мәсәгуть авылларындагы үзәк район хастаханәләренә һәм Күмертау шәһәр хастаханәсенә барачаклар, дип хәбәр итте Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Дарья Разумейкина.
Чыганак: bashinform.ru