*Гемоглобинны күтәрә. Анарның иң таралган үзлеге—анемия белән көрәшүе. Азканлылык белән интеккәндә, 0,5 стакан анар согын су белән кушып, ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр эчәргә киңәш ителә.
*Анар кан басымын төшерә. Анарның төше артериаль кан басымын нормага китерергә ярдәм итсә, җимеш эчендәге ак элпәләрне киптереп чәйгә салып эчү нерв системасын тынычландыра.
* Анарның кабыгы һәм җимешләре диареяга каршы ярдәм итә. Киптерелгән 20 г кабыкны (яисә 50 г төшләрне) 1 стакан суга салып сүрән утта 30 минут кайнатырга кирәк. Аннан сөзеп, көнгә 2 шәр тапкыр 2 аш кашыгы эчәргә кирәк.