Стоматологлар биргән киңәшләргә колак салыйк әле, дуслар. Шулай итсәк, тешләр дә, уртлар да артык борчымас.
Мәсәлән, чикләвекләр, кунжут, какао һәм аннан эшләнгән ризыклар ашау бик файдалы, ди белгечләр. Кунжутны салатларга, әзерләгән кайнар ашларга да салырга була. Анда кальций күп, шуңа ул теш эмален сакларга булыша. Чикләвекләргә килгәндә, аларның һәркайсы файдалы. Аерып атаганда, эрбет чикләвегенә өстенлек бирергә мөмкин: анда Д витамины һәм кальций күп.
Ә сез какаоның магний чыганагы икәнен белә идегезме? Ул кариес һәм эмальне бозучы бактерияләргә каршы көрәшә, авыздагы лайлалы тышчаларны һәм уртларны чистарта, шулай итеп пародонт чирләрен булдырмый. Чиста какао баллыга тартылуны киметә, ул организм өчен бик-бик файдалы.
Фото: topzub.ru