Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 октябрь , 11:55

“Гипертоникларга авыр күтәрергә ярамый...”

Кан басымы күтәрелеп интеккәннәргә спортның бар төре  дә килешми икән.

“Гипертоникларга авыр күтәрергә ярамый...”
“Гипертоникларга авыр күтәрергә ярамый...”

    “Спорт ул – яхшы! Спорт – сәламәт яшәү рәвеше!” дип кабатларга яратабыз, шулай бит? Сүз дә юк, дөрес сүзләр. Кемдер йөгерергә ярата, кемдер чаңгыны үз итә. Ә менә кан басымы күтәрелеп интеккәннәргә спортның бар төре  дә килешми икән.

    “Гипертоникларга авыр күтәрүдән тыелырга кирәк”, - ди Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы кардиологы Евгений Шляхто. “Кан басымы күтәренке булганнарга без авыр әйберләр күтәрүдән, йөгерү марафоннарында катнашудан, спиртлы эчемлекләр эчүдән тулысынча тыелырга киңәш итәбез”, - ди Шляхто.

   Күп кенә пациентлар саунага йөрү мөмкинлеге турында кызыксыналар. “Гипертоникларга саунага йөрергә ярый, әмма эсседә һәм озак итеп парланырга ярамый. Аннары җәен эссе кояш астында озак кызынудан сак булырга кирәк”, - кардиолог.

Фото: skk-znanie.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: