Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 октябрь , 11:10

Салкыннарда да бүлмәләрне җилләтеп тору кирәк

Форточкаларыгызны никадәр еш ачасыз?

Фатирны ачы салкыннарда да даими рәвештә җитлләтеп торырга кирәк, ди табиб-терапевт Татьяна Тарадеева.

Табиб саф һава организмның барлык күзәнәкләренең энергиясе һәм эшчәнлеге өчен кирәк, дип белдерә.  Җилләтелмәгән, ябык биналарда кислород дәрәҗәсе  түбән, ә углекислый газ дәрәҗәсе, киресенчә югары, ди ул. Бу кешенең хәле начараюга, баш авыртуларга, эшкә сәләтлелекнең кимүенә, баш миенең кан әйләнеше бозылуына, кан басымы күтәрелүгә китерергә мөмкин, дип кисәтте Тарадеева. “Моннан тыш, җилләтелмәгән бүлмәдә бактерияләр, аллергеннар һәм төрле микроорганизмнар активрак үрчи”, –  дип өстәде ул.  

Бу фактор, дип дәвам итә терапевт, вируслар күчү, аллергия барлыкка килү һәм сулыш алу органнары авырулары хәвефен арттыра. Елның салкын мизгелләрендә ул фатирны һәр 1,5-2 сәгать саен, һәр бүлмәдә тәрәзәләрне  5-10 минутка чиратлаштырып ачып җилләтергә киңәш итә. Шулай иткәндә бина эчендәге һава тиз алмашыначак. Фатирда беркем булмаганда моны эшләү тагын да уңайлырак.

Фатирны җилләтер өчен  Тарадеева кондиционерлар яисә һава дымландыргычларны кулланырга киңәш итми, чөнки алар бинаны кислород белән баетмый. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: