Өлкән яшьтәге инглиз журналисты Джон Степлтон йоту һәм почерк белән проблемалар барлыкка килүне Паркинсон авыруының тәүге билгеләре дип атады. Журналист үзе берничә ел бу чир белән авырый икән. Авыруының беренче симтомнарын ул “Би-би-си” телеканалында санап үткән.
78 яшьлек Степлтон ике ел чамасы элек аңарда тремор барлыкка килүен сөйләгән. Ул табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар журналистта Паркинсон авыруын ачыклаганнар.
Степлтон сүзләренчә, аның йоту һәм тавышы, почерк белән проблемалары барлыкка килгән, ул даими арыганлык хисен тоя башлаган.
“Бәхетсез булуның мәгънәсе юк, минем халәтем үзгәрмәячәк. Ягъни Паркинсон авыруы минем белән гомеремнең ахырына кадәр булачак. Иң яхшысы – чирне контрольдә тотып карарга һәм барлык белгечләр киңәшләрен кабул итәргә. Мин үзендә сәер симптомнарны күргән һәркемне кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә чакырам”, – дигән журналист.
Чыганак: lenta.ru