Көнбагыш бик тә файдалы, бу хакта онытмыйк әле, дуслар.
Анда кеше организмы өчен кирәкле булган бик күп туклыклы матдәләр бар һәм алар озак вакыт саклана, ди табиблар. Мәсәлән, көнбагыштагы майлы кислоталар холестерин алмашын тәртипкә сала. 100 грамм көнбагышта 311 миллиграмм магний бар. Бу кара икмәктәгедән 6 тапкырга күбрәк. Магний кешегә исә йөрәк һәм кан тамырлары системасының нормаль эшләве өчен кирәк.
50-60 грамм көнбагыш 20-30 грамм көнбагыш маен алмаштыра һәм кешенең Е витаминына, май кислотасына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Е витамины исә организм өчен иң кирәкле витаминнарның берсе. Ул мускуллар хәлсезлегеннән, нык арудан коткара.
Көнбагыш чиртү аеруча авыр хезмәт, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен файдалы. Монда тик кабыклы көнбагышны чистартып ашауның файдасы зур икәнен дә белик. Анда витаминнар озак һәм файдалы килеш саклана.
Фото: fazenda-box.ru