Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 октябрь , 17:40

МХОдан ялга кайткан якташыбызга операция ясаганнар

Исән-сау тернәкләнергә язсын! 

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Фото:БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Югары Тәтешле дәваханәсе табиблары  махсус хәрби операциядә катнашучының кулыннан яуда кереп калган кыйпылчыкны алганнар.

Хәрби бурычын үтәгәндә  сугышчының танкы дошман дроны һөҗүменә дучар булган. Шартлау нәтиҗәсендә хәрби күптөрле яраланган. Көчле авыртуга карамастан, солдат яу кырыннан эвакуацияләнә алган. Туган якка ялга кайткач,  уң кул чугы  тирәсендә кереп калган снаряд ярчыгы уңайсызлык хисе тудыруы, хәрәкәтне чикләве һәм яра урыны ялкынсынуы сәбәпле район дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Табиблар операция ярдәмендә  снаряд ярчыгын алган. Операциянең катлаулы булган, чөнки снаряд ярчыгының сеңерләр, нервлар һәм артерияләргә якын урнашкан. Бу тукымаларны зарарлау җитди өзлегүләргә китерер иде.

Операция уңышлы үткән, кыйпылчыкны  алып ташлаганнар. Берничә көннән операция җөйләрен алганнар һәм сугышчы хәрби операция зонасына юлланган, дип хәбәр итәләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: