Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 октябрь , 12:06

Табиблар чаң кага: антибиотикларның нәтиҗәлелеге кими

Сәбәпләре нидә?

Микроорганизмнарның бик тиз үсә баруы антибиотикларның нәтиҗәлелеге кимүгә китерә. Бу хакта Bild басмасы яза.

“Без янә заманча медицина казанышларын югалтабыз һәм пенициллин ачылганчы дәверләргә кайтабыз”, – дип хәбәр итте Йогышлы авырулар терапиясе җәмгыяте президенты Матиас Плетц.

Басма антибиотикларның нәтиҗәлелеге кимүнең ике төп сәбәбен китерә: коронавирус пандемиясеннән соң туристик сәяхәтләр саны артуны һәм хәтта респиратор авыруларны дәвалаганда да бик күп антибиотиклар куллану.Препаратлар артык игътибарсыз билгеләнә, еш кына моның кирәге дә юк, диелә мәкаләдә.

Моңа кадәр табиб-реабилитолог Сергей Агапкин русиялеләргә антибиотиклар кулланганда киң таралган хатаны атаган иде. Ул антибиотиклар кулланганда рационга кальцийга бай ризыклар кертмәскә кирәк, дип белдерде.

Шул ук вакытта мелицина фәннәре докторы Татьяна Шаповаленко дөрес тукланмау, җилләтелми торган биналарда булу һәм табиб билгеләмәсеннән башка антибиотиклар кабул итүне салкын тиюне дәвалаганда төп хаталар дип атады. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: