Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 октябрь , 15:26

Табиб бирәнлектән котылу юлларын атады

Гастроэнтеролог Андрей Якушев чамадан тыш артык ашау сәбәбе зур йөкләнешләр, стресс һәм  тормышта ризыктан башка ләззәтләр булмау белән бәйле, ди.  Табиб ризыкка  сәламәт булмаган тартылуны җиңү ысулларын атады.

Доктор сүзләренчә,  стресс вакытында организм калорияләр запасын тулыландырырга омтыла. Әмма үзвакытында һәм күп ашаган саен кеше симерә, йөрәк белән бәйле проблемалар  хәвефе арта һәм матдәләр алмашыну процессы бозыла.

Бу проблемадан котылыр өчен Якушев чамадан тыш күп ашауның көчле эмоцияләргә бәйле булуын аңларга киңәш итә. Бу адым гаеп тойгысын кичерүдән туктарга ярдәм итәчәк, дип аңлата табиб. Моннан тыш ул  күп итеп ашыйсы килгән чакларда  башка ләззәт чыганакларын эзләргә киңәш итә: хобби белән шөгыльләнергә, җәяү йөрергә яки якыннар белән аралашырга.

Бирәнлек белән көрәштә туклану көндәлекләре дә нәтиҗәле, дип ышандыра гастроэнтеролог. Көндәлекләр ярдәмендә  нинди ризыкны  – болай гына, ә нинди ризыкны ачыгу аркасында ашаганлыкны анализлау җиңел булачак.

“Зыянлы туклану гадәтен җиңәр өчен татлы ризыклар, чипсы, снеклар һәм башка файдалы булмаган азык-төлекне сатып алмаска кирәк. Кибеткә баргач, күбрәк яшелчәләр сатып алырга кирәк, алар сәламәт капкалап алуга идеаль туры киләләр. Һәм соңгы киңәш – күбрәк эчегез һәм йоклагыз. Йокы җитмәгәндә организм энергия җыю режимына күчә, ә ачыгу тойгысы көчәя”, – дип нәтиҗә ясааган табиб. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: