Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 октябрь 2024, 13:46

Баш авыртуны ни баса?

Дарулар бер яклап ярдәм итсә, икенче яклап зыян китерә.

Баш авыртуны ни баса?
Баш авыртуны ни баса?

 

  Күпләребез тик  даруларга ышана. Ә бит теге яки бу җир авырткан саен дару препаратларын кабып кую организм өчен һич тә яхшыга түгел. Чөнки алар бер яклап ярдәм итсә, икенче яклап зыян китерә.

   Баш авыртуны гына алыйк: аны басу өчен кешегә даруханәләрдә дистәләрчә химик препарат тәкъдим ителә. Ә бит халык медицинасында баш авыртканда керәннең файдасы бәяләп бетергесез дип бәяләнә.

   Башыгыз еш авырта икән, 100 грамм керән тамырын иттарткычтан үткәреп (аның әле иң файдалы чагы), аңа тәменчә тоз, шикәр комы һәм ярты чәй калагы 9 процентлы аш серкәсе өстәгез. Барысын бергә болгатып, пыяла савытларга салып, суыткычка куегыз.

   Менә шушы катнашманы көн саен икмәккә ягып ашасагыз, баш авыртуның ни икәнлеген дә онытырсыз!

Фото: neurovita.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: