10-11 октябрьдә Җирдә 10 баллы шкала буенча куәте 8 баллы көчле магнит давылы котырмакчы. “Фобос” үзәгендә аңлатуларынча, 9 октябрь көнне Кояш нәкъ Җир ягына табан плазма болытын чыгарган, бу болыт составында протуберанец (кыздырылган газ фонтаны) бар. Ул гаять зур тизлек белән хәрәкәт итә һәм магнитосфераның “котыра башлаулары” бүген үк (Уфада – кичкә табан) көтелә. Бу югары ноктада алар җомгага кадәр 8дән 6 баллга кадәр түбәнәеп, торачак. Ял көннәрендә магнит давылы көче акрынлап тыначак һәм туктаячак.
Шулай итеп, алдагы 8 баллы магнит давылы белән чагыштырганда яңа магнит давылы 10-12 майда теркәлгән быелгы елның иң көчле һәм дәвамлы магнит давылы исеме өчен көрәшергә мөмкин.
Ул вакытта бөтен Русия буенча, Башкортстанда да берничә төн рәттән Төньяк балкышлары булды – төньяк булмаган киңлекләр өчен бу бик сирәк күренеш. Һава торышы үзгәрешләреннән җәфаланучы кешеләр баш авыртулары һәм кан басымы күтәрелүеннән интегергә мөмкин. Мондый халәтләрдән ниндидер конкрет дәва һәм котылу чыралары юк, табиблар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм җитәрлек күләмдә су эчәргә тәкъдим итә (1 кг авырлыкка 30 мл исәбеннән).
Чыганак: bashinform.ru