Ял көннәре дәвамында (җомга көнен дә кушып) Җирдә 10 баллы шкала буенча куәте 6-7 баллы магнит давылы котырды. Шушы ук дәрәҗәдә ул дүшәмбе төнендә дә дәвам иткән. Әлеге вакыттта магнит давылы көче сүрелә башлаган һәм, белгечләр фаразлавынча, алдагы көннәрдә ул көтелми. Әмма Кояшта кабынулар даими рәвештә теркәлеп тора, ә соңгы елларда алар ешайган, дип белдерә галимнәр.
Магнит давылларыннан һава торышы үзгәрешләренә бәйлеләр, баш авыртудан еш җәфаланучылар интегергә мөмкин. Һава торышы үзгәрешләре нәтиҗәләренә дучар булудан сәламәт яшәү рәвеше ярдәм итәргә мөмкин, диләр медиклар.
Чыганак: bashinform.ru