Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 сентябрь , 13:13

Супербактерияләр 39 миллион гомерне өзәрме?

   Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары шундый фикергә килгән: антибиотиклар тәэсиренә бирешмәүче бактерияләр булдыру аркасында барлыкка килгән инфекцияләр 2050 елга кадәр 39 миллион кешенең гомерен өзәргә мөмкин.

   Анализ шуны күрсәткән: “супербактерияләр” белән бәйле булган еллык үлем күрсәткече 2022 елдагы 4,71 миллионнан... гасыр уртасына кадәр 8,22 миллионга барып басачак.

   Галимнәр мондый үлемнәрнең күпчелеге Көньяк һәм Көнчыгыш Азиядә, шулай ук Океания һәм Африканың Сахарадан көньяктарак урнашкан җирлегендә булыр дип фаразлый.

   Lancet фәнни журналында басылган мәкаләдә бу бактерияләргә каршы нәтиҗәле яңа антибиотиклар уйлап табу кирәклеге хакында хәбәр ителә.

Фото: iz.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: