Соңгы атнада Башкортстанда 22 меңнән артык кеше ОРЗ һәм грипп белән чирләгән. Шуларның 41,3 процентын балалар тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда, чирләүчеләр саны 31,7 процентка арткан.
“Ата-аналарга мөрәҗәгать итәбез: чирнең тәүге билгеләре сизелү белән үк баланы өйдә, күзәтү астында калдырыгыз һәм табибны өйгә чакыртыгыз”,- ди бу уңайдан буенча Роспотребнадзорның төбәк идарәсе хезмәткәрләре.
Сыйныфта яки мәктәптә 20 проценттан артык бала вирус белән авырган очракта, белем бирү оешмасы балаларны дистанцион укуга күчерү яки укыту процессын туктату турында карар кабул итә ала. Сүз балаларны вакытыннан алда каникулга җибәрү яки каникулларны озайту хакында бара.
Фото: Башинформ.