Матур күренешләр күңелләрдә озак сакланыр.
Башкортстанның Караидел районы шул атамлы елгадан исем алган, гасырлар буе мул сулы булуы белән данлыклы елгасы, гәҗәеп табигать күренешләрен хасил иткән урманнары, калкулыклары һәм эчкерсез кешеләре белән үзенә тартып тора.
Караидел елгасы Башкортстандагы иң зур Павловка сусаклагычын үз сулары белән тутурып торучы төп артерия булып тора. Куе күпьеллык урманнар иксез-чиксез болыннар белән алмашына, таулар һәм калкулыклар арасыннан Юрүзән, Байкы, Төй, Бердәш, Мага һ.б. елгалар ага.
Каридел елгасы районны урманлы һәм далалы зоналарга бүлә һәм үзенең мул сулы һәм экологик чисталыгы белән Башкортстан һәм күрше төбәкләрдән балык тотарга яратучыларны, туристларны җәлеп итә.
Караидел районы ял һәм туризм индустриясенә инвестицияләр кертү ягынаннан кызыксыну уята. Урман һәм су сәламәтләнү, ял итү һәм актив туризм өлкәсен актив үстерергә мөмкинлек бирә. Үткән көнне эш командировкасы белән барып чыккач, тиз генә шушы мәгърур елга ярында тукталып китәргә форсат туды. Суының чисталыгы, аның диңгездәй җәйрәп ятуы, якты сентябрь кояшы нурларының елга дулкыннарында уйнавы... Бу могҗизага озак карап торырга булыр иде дә... Матур безнең Башкортстаныбыз, һичшиксез матур!