Әлеге терапиянең ике мең елдан артык тарихы бар. Сөлек ярдәмендә Борынгы Грециядә, Һиндстанда, Мисырда, Кытайда дәваланганнар. Хәтта шундый легенда яшәп килә: имеш, патшабикә Клеопатрага Юлий Цезарьдан авырга калырга... сөлекләр ярдәм иткән.
Сөлек белән дәвалау турында барыбызның да ишеткәне бар, ә менә аның нидән гыйбарәт булуы, нинди чирләрне дәвалауга ярдәм итүе, кемгә сөлек салдыру ярый, ә кемгә ярамавы турында берни дә белмибез кебек.
Бүген без “Сихәт”кә кунакка 47 елдан артык эш тәҗрибәсенә ия булган билгеле табиб, Республика тире-венерология диспансерының җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау эшен оештыру буенча югары категорияле табибы, югары категорияле табиб-невролог, дерматовенерология буенча дипломлы белгеч, медицина профилактикасы кабинеты табиб-методисты Марат Мансур улы Хәйдаровны чакырдык.
Марат Мансур улы медицина буенча 7 китап авторы, шуларның дүртесе Бөтендөнья китап каталогына кертелгән. Ул шулай ук З. Биишева исемендәге”Китап” нәшриятында басылган “ “Сөлек һәм аның үзенчәлекләре” китабының(2016) һәм 7 томлы Башкортстан энциклопедиясенең “Гирудотерапия” бүлеге авторы.
-Марат Мансур улы, сез үзегез сөлек салуны кулланасызмы?
-Сөлек салуны мин гаиләмдә кулланам. Туплаган тәҗрибәм шуның белән чикләнә. Ләкин сөлек салуны, файдалы булыр дип тапканда, пациентларыма тәкъдим итәм.
Медицинада сөлек салуның әһәмияте турында инде чирек гасыр тормыш иптәшем табибә Хәйдәрова Нәсимә Талип кызы белән гәзит -журналларда мәкаләләр язгалап торабыз. 2016 елда Республика китап нәшриятында “Сөлек һәм аның үзенчәлекләре!” дип исемләнгән китабыбыз башкорт телендә дөнья күрде. Күптомлы Башкортостан энциклопедиясе өчен сөлек салу – “Гирудтерапия” бүлеген язуны да миңа ышанып тапшырдылар.
Иптәшем халык медицинасын куллану буенча рәсми өстәмә белем алды һәм гирудотерапевт тәҗрибәсен туплады. Гадиләштереп әйткәндә, беребез – язучы-теоретик, икенчебез – практик, икесен бергә кушсаң, бик файдалы бер кооператив килеп чыга. Медуниверситет укытучысы мине тарихчы дип тә тапты әле, чөнки данлыклы “Урал батыр” дастанында сөлек турында күп шигъри юллар табып, үзебезнең китапта яктырттык.
Сөлек – “Кызыл китап”ка кертелгән җәнлек. Аны Башкортостанның кайсыбер күлләрендә бар дип язалар. Медицина сөлеген ат сөлеге белән бутарга кирәкми. Формалары буенча алар охшаш, ләкин аермалыклары да бар. Ат сөлегенең тирене тишеп кан чыгарырга көче җитми, ул лайлалы тирене генә тишеп кан эчә. Медицина сөлегенең сыртында матур орнамент кебек рәсем булуы хакында да белергә кирәк.
-Сөлек ничек үрчи?
-Кояшлы көннәрдә, әгәр күл буенда бер ай эчендә җылы һава торышы торса, сөлек салган күкәйләрдән сөлек җитлегеп чыга ала, димәк, үрчи ала. Шулай итеп ул бер күлдән икенче күлгә кошларга, бакаларга ябышып күчә.
-Бүгенге фәнни-гамәли медицинада сөлек салу нинди урын алып тора дип уйлыйсыз?
-Сөлек салу һәм сөлек табигате турында фәнни тикшеренүләр беркайчанда туктап торганы юк. Дарулар исемлегенә рәсми кертелгән бердәнбер тере хайван – сөлек. Бу инде даруханәдәге сөлекләрне стандартлаштырып, аларның сыйфатын тикшереп кенә саталар дигән сүз.
Хәтта сөлек салу сирәк кулланылган дәвердә дә, ул күз авыруларын дәвалауда даими кулланылып торды. Күпчелек очракта сөлек салу процедурасы түләүле. Уфадашәхси карамакта булган поликлиникаларның берсендә миңа телефоннан аша: “бер сөлек салу 400 сум тора”дип җавап бирделәр.
Урындагы биологик тукымаларда кан һәм лимфа агымын яхшырту өчен бердәнбер чара – ул сөлек салу. Кан йөрешен яхшырткан башка дарулар бөтен организмга тәэсир итә, шуңа күрә аларның тискәре йогынтысы да күп булуы мөмкин.
-Табиб ярдәменнәнбашка гына кеше үзенә яки башка кешеләргә өй шартларында сөлек сала аламы?
-Бу эшкә тыю юк, чөнки сөлек рецептсыз сатыла. Ә сөлек салдыру кемнәргәдер ярамаска мөмкин, бу хакта табиб белән киңәшләшү кирәк. Билгеле булмаган чирдән сөлек салып дәваланмыйлар. Билгеле чир – ул төгәл диагноз дигәнне генә аңлатмый. Әлбәттә, җәфа чиккән кешегә ярдәмнең бүгеннән кирәк булуы мөмкин. Төгәл үк булмаса да, табиб барыбер чирнең табигатен һәм төрен белергә бурычлы.
Табиб булачак студентларга башта пропедевтика дәресен бирәләр. Пациентны түземлек белән сорашып-белеп, чишендереп, тоткалап, төрткәләп,буыннарны бөккәләп, иснәп, суккалап, эчке әгъзалар эшчәнлеген фонендоскоп аша тыңлап, кан бысымын үлчәп карагач, күп нәрсә ачыклана. Шулай чирнең торышын белеп, уңышлы ярдәм күрсәтеп була. Өстәмә тикшеренүләргә дә юллама бирү урынлы була. Менә пропедевтиканың файдасы нидә!
-Ә сөлек салу тыелган очраклар бармы?
-Гемофилия яки кан күпләп агучанлык булганда сөлек салырга ярамый. Шулай ук азканлылык булган очракта, көмәнле булганда сөлек салынмый. Сөлек 5-10 мл кан суыра ала, бу үзе бик аз. Әмма сөлек салган урыннан кан агу күпмедер вакыт дәвам итә, кайсыбер очракта – 6 сәгать, кайчак – тәүлек дәвамында. Шулай итеп, бер ярадан аккан кан 50 миллилитргача җитүе мөмкин.
Кан чыгудан куркып, һушын югалтучылар да очрый: чөнки кешенең сөлектән куркуы мөмкин. Мондыйларга да сөлек салмыйлар.
Сөлек салуның түләүле булуының бер сәбәбе –ул шактый озак башкарылган процедура. Сөлек, әгәр аңа иркенлек бирсәң, ул бер сәгатьтән генә төшә. Хәле бетеп “йоклап” киткәннәре дә була. Ябышкан сөлекне тартып алырга ярамый, тозлы суда чылатылган мамык белән кагылсаң, сөлек үзе кубып төшә.
Зуррак кан тамырлары тирегә якын торган урыннарга да сөлек салынмый, юкса бу урыннардан процедурадан соң күп кан агуы мөмкин. Кайбер очракта “03”- хезмәтенә мөрәҗагать иткән очраклар да була.
-Сөлек сатып алуның тәртибе бармы?
-Беренче тапкыр кулланырга ниятләнгән кешегә күпләп алырга тәкдим итмим. Куллана торгач, тора-бара сөлек салучы кеше аның товар сыйфатына бәя бирергә өйрәнә. Әлбәттә, сөлекләр таза, көчле һәм хәрәкәтчән булырга тиеш.
Сатып алган чакта пыяла банкага таза табигый суга салалар. Табигый су – ул кое, күл яисә елга суы. Чөнки юка полиэтилен капчыкка салганда, сөлекнең аны тишеп чыгуы мөмкин. Банка капкачына без ярдәмендә вак кына тишекләр ясала, бу – һава керсен өчен. Тишек бик кечкенә булырга тиеш, чөнки сөлек бик озынга сузыла ала. Ә сузылгач ул, яңгыр суалчаны кебек, бик нәзек. Шулай нәзекләнеп, вак тишектән чыгып та китә ала.
Сөлекне тукландыру кирәкми, шуңа якын көннәрдә куллану кирәк. Салкынча, караңгы, тыныч урында сөлек бик озак саклана. Кан суыргач, ким дигәндә, бер ел ашамыйча исән утыра ала.
-Сөлекне күп тапкырлар кулланырга ярыймы?
-Гигиена таләпләре буенча, кулланылган сөлекне хлорлы суга салып юк итәләр. Без гаиләбездә бу кагыйдәне бозгалыйбыз, чөнки билгеле бер кешегә салынган сөлекне аерым бер банкада тотабыз, 2-6 ай узгач шул ук кешегә яңадан кулланырга була. Ләкин шуны белегез, 3-6 ай эчендә сөлек үсә һәм канны да шактый күбрәк суыра. Сөлек аша бер кешенең инфекциясе икенче кешегә йогу куркынычы бар.
Элек авылдан-авылга күчеп, сөлек салып йөргән дәрвишләр булган, алар бер үк сөлекне һәрдаим күп тапкырлар куллана алган. Мин моның сәбәбен белә алдым. Сөлекне тозлы суга салгач – ул коса, ягъни суырган канны суга кире чыгара. Шулай тоз белән агуланганнан соң, сөлек ике атна чирләп, яңадан терелеп тә китә ала икән. Без моны белик, ләкин борынгы дәрвишләрдән үрнәк алмыйк.
-Сөлек нинди чирләрдән ярдәм итә ала?
-Реклама ясаучылар белән чагыштырганда минем, табиб буларак, зур өстенлегем шул :“сөлек бөтен чирдән дә ярдәм итә, бар чирне дә бетерә, барсын да сәламәтләндерәчәк” дип әйтә алмыйм.
Сөлек салу – ул дәвалаучының коралы. Берсендә аны чир кискенләшмәсен өчен, икенче очракта исә сәламәтләнү дәверен тизләтүдә, ягъни реабилитациянең сыйфатын яхшырту өчен кулланалар. Аны тиз ярдәм күрсәтүдә дә кулланып була. Шуңа да мин, фатир эчендә этне кысрыкта интектереп тотканчы, банка эчендә сөлек асрау яхшырактыр дип уйлыйм. Банкада бары тик суын гына яңартып торырга кирәк. Яңа суда салкынча урында сөлек бер урынга ябышып тик утыра. Йөзгән кебек хәрәкәт ясавы аңа кислород җитмәгәнлеген күрсәтә, бу оракта суын алыштырып, караңгы салкынча урынга кую кирәк, ләкин суыткыч эченә түгел, ул анда чирли.
Сөлек салу кулланылыш тапкан чирләр бик күп. Интернет та мондый мәгълүматны күп бирә. Шуны гына әйтәм: белеп кулланганда, сөлек салу ул иң таза дәвалау ысулларының берсе. Сөлек үз корбанын үтерми, ә сәламәтләндерергә тырыша, чөнки бу субъект аңа тагын кирәк була. Сөлекнең гомер озынлыгы эт гомеренә, яңгыр суалчаны гомеренә тиң – ул 15 ел яши ала. Аның 5 пар – 10 күзе бар, тавышка, исләргә бик сизгер. Кешедә 34 сегмент булган кебек сөлектә дә 34 сегмент бар. Эволюция баскычында сөлекләр күп миллион елга иртәрәк яратылган.
-Сөлек салу тәртибе нинди?
-Сөлек салу авыр эш түгел, әмма ул зур пөхтәлек тәлап итә. Гирудотерапия процедурасы алдыннан түбәндә күрсәтелгән әйбер-җиһазларны алдан ук әзерлиләр:
Процедура алдынан сөлек саласы ноктаны гына түгел, аның тирә-ягын да эшкәртәләр: чәчне кыралар, тирене спирт яки водород перекисе ярдәмендә тазарталар, аннан эссе суда чылатылган стериль мамыҡ белән, томпонны 2–3 тапкыр алмаштырып, кирәк урынны җылытыр өчен тиз-тиз генә ышкыйлар. Шулай итеп дезинфекция матдәсенең исен бетерәләр, икенчедән, җылы тәнгә сөлек тизрәк ябыша. Моның өчен шикәрле су сөртергә дә мөмкин, диләр, тик тәнне алдан мамыҡ ярдәмендә алдан киптерү мөһим. Инде җылы, таза тәнгә дә ябышмаса, сөлекне алмаштыралар, чөнки ябышмаган сөлекнең чирле булуы мөмкин.Күпчелек очракта сөлек салыр алдыннан тирене җылы суда чылатылган мамык белән ышкымаганда да ябыша. Җиңелрәк ябышсын өчен, тирене глюкоза эремәсе белән эшкәртүне дә тәкъдим итүчеләр бар. Ис чыкмасын өчен, сөлек салына торган урынны процедура алдыннан сабын белән юмыйлар, кулны спирт яки йод белән эшкәртү дә дөрес түгел.
Сеанс алдыннан, 50–500 миллилитрлы банкага таза су салып, сөлекләрнең санын кирәгенән аз гына артык итеп, шул савытка урнаштыралар. Процедура алдыннан банкадагы суны түгәләр.Стаканга, медицина банкасына яки пробиркага аз гына махсус җылытылмаган су салалар да, сөлекне шунда куеп, җылымса су белән чылатылган тәнгә каплыйлар.
Сөлек кечкенә банкадан үзе дә чыга ала, тән исен сизеп тирегә бик тиз ябыша. Савытны авызыннан, ягъни тәнгә терәлгән урыннан тоту кирәк, әгәр, төбеннән тотканда, сөлек кул җылысын сизеп, шунда таба юнәлә һәм озак чыкмый тора. Әйтергә кирәк, сөлекнең баш туры, ягъни авыз ягы очлырак булып тора. Сөлекле ачык савытны гирудотерапия ноктасына китереп, җылы су белән чылатылган мамыклы пинцет ярдәмендә сөлеккә юнәлеш тә биреп була.
ДӘВАМЫ БАР.
Фото: matbugat.ru
Гөлара Арсланова.