Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 сентябрь , 19:48

Тиңнәр янында тиңнәр

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр реабилитация үзәгенең Стәрлебаш филиалында балалар җәмгыятьтә үзләрен шулай тойсын өчен тырышалар.

Тиңнәр янында тиңнәр
Тиңнәр янында тиңнәр

Бу дөньяда бернәрсә дә тигез бирелми: байлык та, мөлкәт тә, бәхет тә, хәтта сәламәтлек тә...

Әмма аларның һәркайсының юклыгы кеше тормышында төрле роль уйный. Байлык дигәннәре адәм баласына беркайчан да җитми, мөлкәте дә шулайга әйләнде. Бәхетне исә һәркем үзенчә аңлый. Ә менә сәламәтлекнең җитмәве... Аны ипотекага биреп тора торган банклар юк. Аны сатар сәүдәгәрләр дә юк. Ә шулай да җәмгыять һәм хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм әлеге “юк”ны бераз булса да йомшартыр көчкә ия. Агымдагы елны Башкортстанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елы дип игълан итү дә нәкъ менә шуңа бәйле.

“Без үзебезнең көндәлек тормышта кайвакыт яныбызда игътибарга мохтаҗ кешеләр барлыгын сизмибез. Ә аларга җиңел түгел. Аларның кайсыдыр туганда ук авыру булган, кайсыдыр травма алган, хәзер СВОда каты яраланучылар бар. Безнең бурыч- аларга лаеклы яшәү мөмкинлеге бирү. Алар үзләрен кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел. Яхшы медицина ярдәме алырга, яраткан эшләрендә хезмәт салыр, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнер мөмкинлекләре булырга тиеш аларның. Шул уңайдан 2024 елны Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм”, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел башында.

Хәер, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемалары һәрвакыт аның игътибар үзәгендә булды. Моның шулай булуын Күмертау Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр реабилитация үзәгенең Стәрлебаш филиалы мисалында да күрергә мөмкин.

Филиал элек Стәрлебаш авылы читендә 1986 елда төзелгән бер катлы кирпеч бинада урнашкан булган. Төбәк Башлыгы 2019 елда эш сәфәре белән Стәрлебаш районына баргач, элекке поликлиника бинасына капиталь ремонт үткәреп, аны реабилитация үзәге өчен җайлаштырырга куша. Катлаулы пандемия чорында республика казнасыннан әлеге максатта 37 млн сум акча бүленә. Яңартылган бина үз ишекләрен 2021 елда ача. Капиталь ремонт ясалган,  балалар реабилитациясе өчен мөһим булган барлык җиһазлар һәм корылмалар белән тәэмин ителгән бинада учреждение яңа сулыш белән эшләп китә.  Моңарчы 22 кешегә исәпләнгән койка-урын 27гә әйләнә. Белгечләр саны да 19дан 23кә арта. Бу филиалда Стәрлебаш, Федоровка, Миякә, Бишбүләк, Әлшәй, Ишембай районнарыннан һәм Стәрлетамак шәһәреннән килеп реабилитация үтә алалар. Ел дәвамында 14 заезд була. Кемдер үзе генә килә, кемнедер әти-әнисе я булмаса туганы озата килә.

Мәсәлән, без барганда реабилитация үтүчеләр арасында 12 яшьлек Нурислам  Хәйретдинов бертуган апасы Рузилә белән иде. Алар Бишбүләк районы Милиүз-Москва авылыннан килгән.

-Минем реабилитация үзәкләрдә бик күп булганым бар. Бәләбәйдә, Уфада, хәтта Анапада да булдым. Монда әле беренче тапкыр. Иң ошаганы ЛФК, массаж процедуралары. Ашауга килгәндә чак кына ошамый инде...- дип сузды Нурислам.

Ә “ошамый”ның сәбәбе бик гади – биредә балалар өчен диетик, файдалы ризыклар гына әзерләнә. Озата килгән апасы исә сәламәтлегенә аеруча игътибар бүлергә кирәк булган кешеләргә республика җитәкчелеге тарафыннан игътибарның һәрвакыт югары дәрәҗәдә булуын билгели. Стәрлебаш филиалында эшләүчеләрнең дустанә мөәнәсәбәттә, ачык һәм ярдәмчел булуын да ассызыклап әйтте ул. Реабилитация үттең дә эш бетте дигән сүз түгел бит әле. Өйгә кайткач та, баланың сәламәтлеген ныгыту өчен күнегүләр эшләргә, дәвалану юлыннан дөрес барырга кирәк. Бу җәһәттән ата-аналар белән һәрвакыт эш алып барыла. Кирәкле киңәшләр, консультацияләр үткәрелә. Нәтиҗә буларак 21 көн дәвамында шактый күп кирәкле мәгълүмат туплана.  

- Реабилитация үзәгендә безнең пациентлар массаж, физкабинет процедуралары аша үтә. Алар белән логопед, дефектолог шөгыльләнә.  Биредә балалар үз-үзен карарга да өйрәнә: әниләренә иркәләнебрәк торганнар монда үзаллы калак тотып ашарга, киенергә өйрәнә.  Хәзер үзәкнең район дәваханәсенә дә, мәдәният йортына да, балалар иҗат йортына да, паркка да якын булуы бик уңайлы. Чөнки биредә балаларның сәламәтлеген ныгыту белән генә шөгыльләнмибез. Аларга җәмгыятьтә яшәргә җайлашырга ярдәм итү дә безнең максат булып тора. Төрле чараларга йөртәбез. Сәламәтлек мөмкинлеклекләре чикле булган балалар өчен махсус чаралар  да оештырыла. Анда катнашабыз. Бу балалар өчен бик мөһим. Алар кыенсынмыйча, кимсенмичә йөрергә, үзләрен җәмгыятьнең бер вәкиле итеп тоярга тиеш, - ди Стәрлебаш районында урнашкан Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр реабилитация үзәге филиалы җитәкчесе Фаил Зөфәр улы Яруллин.

-Үзенчәлекле балалар өчен без махсус аерым-аерым  чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, икенче ел рәттән кызлар өчен “Бал маленьких принцесс” оештырдык. Безнең укучы малайлар - шәйморатовчылар  аларны үзләренең матур формаларында каршылап, залга озатты. Бу чарага китапханәләр дә, балалар сәнгать мәктәбе, гаилә хезмәте, парикмахерлар – барысы да җәлеп ителде. Матур күлмәкләр белән килгән кызларга прическалар, аквагримнар эшләдек. Мастер-классларда үзләре белән алып китә алырлык кечкенә бизәнгечләр ясадылар. Балалар сәнгать мәктәбе хореографы аларны вальс биергә өйрәтте. Балалар өчен шундый күркәм чара булды ул. Әлбәттә, алар башта кыенсыныбрак тордылар. Әмма аннан соң ачылып киттеләр.

Быел шулай ук икенче ел инде малайлар өчен яшь батырлар турниры үткәрәбез. Алар өчен уктан ату, төрле-төрле ярышлар, мастер-класслар оештырабыз. Турнир ахырында һәр катнашучы татлы бүләк белән кайтып китә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар - уникаль балалар, аларга аерым мөнәсәбәт кирәк. Һәм алар өчен чара үткәрү – ул зур җаваплылык. Әмма шул ук вакытта аларга бәхетле минутлар бүләк итә алу – зур бәхет, - ди Стәрлебаш районы мәдәният бүлеге начальнигы Әлфия Тайгунова.

Әйе, чыннан да бер караганда башка балалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый алар. Әмма икенче яктан бөтенләй башка төрлеләр. Ләкин, ничек кенә булмасын, аларга сәламәтлекләрен ныгытып, үз-үзләренә ышанычларын арттырып, үсешләренә ярдәм итү, социаль тирәлектә мөстәкыйль һәм иркен яши алырлык шәхес итеп тәрбияләү – җәмгыять һәм хөкүмәтнең бурычы.  Һәм бу бурычны үтәүдә реабилитация үзәкләре төп ярдәм чыганагы булып тора.

Эльмира Ибраһимова.

 

Башкортстанда медицина елдан-ел югары технологияле һәм заманчага әйләнә бара. 2023 елда әлеге өлкәгә республикада барлык чыганаклардан бергә 106.9 млрд сум акча юлланган. “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысаларында матди-техник база ныгытыла, медицина ярдәме инфраструктурасы үсешә.

 

Льготалы гражданнар категориясе өчен дарулар сатып алу өчен финанслау елдан-ел арта.  Башкортстан республикасында агымдагы елның 1 гыйнварына 769 549 кеше әлеге категориягә кергән. Шул исәптән федераль льготаларга -304 309 кеше, төбәк льготаларына -465 240 кеше дәгъва итә.

 

 

Тиңнәр янында тиңнәр
Тиңнәр янында тиңнәр
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: