Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 сентябрь , 13:42

Көненә күпме су эчәргә кирәк?

 2-3 литр күп түгелме?

Көненә күпме су эчәргә кирәк?
Көненә күпме су эчәргә кирәк?

Кеше көн саен гәүдә авырлыгының һәр килограммына 30 миллилитр исәбеннән су эчәргә тиеш, ди белгечләр.

   Организмга суның даими кереп торуы андагы физиологик процессларның нормаль эшләве өчен мөһим. Су җитешмәү симерүгә һ.б. проблемаларга китерергә мөмкин.

   Кагыйдә буларак, без көн саен 2-2,5 литр су эчәргә тиеш. Әгәр кешенең гәүдә авырлыгы зуррак икән, су да күбрәк кирәгә.

   Артык су эчүнең зыяны бармы? Бу сорауга белгечләр болай дип җавап бирә: әгәр даими рәвештә күп итеп су эчәсе килү теләге уяна икән, табибка барып тикшерелергә киңәш ителә. Чөнки моның шикәр диабеты һ.б. чирләр хакында хәбәр итүе бар.

Фото: stmwater.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: